- ул
- I. и. 1. Ата-ананың ир баласы 2. Ир затындагы яшь буын ил уллары сакта тора 3. Кайда да булса туган, торучы яки нин. б. милләт вәкиле булган уңай характерлы, танылган кеше татар халкының батыр улы А. Матросов. Кем яки нәрсә белән дә булса тыгыз мөнәсәбәттә булган патриот кеше ватан улы 4. УЛЫМ – Ата-ананың үз ир баласына дәшү сүзе. Өлкән кешенең яшь иргә, егеткә, малайга дәшү сүзе. УЛНЫҢ УЛЫ – Онык. II. УЛ (Аның, Аңа, Аны, Аннан, Анда) – 1. Сөйләмдә катнашмый торган яки ерактарак булан өченче затны яисә гомумән әйберне белдерә 2. Зат һәм әйберләргә төбәп күрсәтү аркылы аларны билгеләү өчен кулл. Исемнәрдән алда аергыч булып килә торган күрсәтү алмашлыгы 3. Вакыт һәм урын аралыгына ишарә итә торган күрсәтү алмашлыгы ул арада 4. кис. Үзеннән алда килгән сүз белдергән мәгънәне көчәйтү өчен кулл. туры сүз ачы була ул 5. кис. Үзе бәйләнгән сүз алдыннан килеп, аның мәгънәсенә көчәйтү төсмере өсти ул куйлар йөгерә, ул сыерлар акырыша. Берәр нәрсәнең шәплеген, көчлелеген аңлатканда яки әсәрләнеп, гаҗәпләнеп сөйләгәндә кулл. ул кызлары да кызлары
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.